«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Балалар ышаныч телефоны – синең дустың» акциясе үткәрелде

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Республика реклама-мәгълүмат компаниясе кысаларында Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина 5 нче социаль участокның балалар мәйданчыгы территориясендә социаль хезмәт алучылар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балалар катнашында «Балалар ышаныч телефоны – синең дустың» акциясе үткәрде.

Чараның максаты балалар өчен ышаныч телефонын популярлаштыру иде. Акциядә 15 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International