Саф һавада мавыктыргыч уеннар уйнау – бу сәламәтлек, яхшы кәеф һәм балалар үсеше өчен кирәк булган нәрсәләр. Барлык балалар да сикерергә, йөгерергә ярата. Кайбыч муниципаль районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар»ның икенче этабын уздыру кысаларында Ульянково авылындагы 3нче социаль участокның балалар мәйданчыгында «Безнең белән эшлә, безнең кебек эшлә, бездән яхшырак эшлә!» дигән чираттагы спорт эстафетасын оештырдылар. Ишегалды уеннары пассив ял рәвешеннән баш тартуга, яшьтәшләр белән мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә.
Балалар мәйданчыкта бик теләп хәрәкәтле уеннарда, «Җәйдән сәлам» викторинасында катнаштылар. Уенда 14 бала катнашты, алар «Ромашка» һәм «Тузганаклар» исемле ике командага бүленде. Кече яшьтәге балалар атлангычта атландылар, туп белән уйнадылар. Дуслык җиңде. Ә дуслык, билгеле булганча, елмаюдан башлана. Соңыннан командалар күңелле итеп «Елмаю турында җыр» һәм «Җәй турында җыр» көйләрен башкардылар.
Гаиләләр патронажы вакытында яшәү урыны буенча бүлекчә белгечләре ата-аналар белән «Ата-аналарга гомуми белем бирү мәктәбе» эше кысаларында «Ял. Балаларыбызның иминлеге», «Без гаилә, дуслар белән ял итәргә яратабыз» темалары буенча индивидуаль аңлату эшләре оештырылды. Балалар һәм яшүсмерләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерүен оештыру, аларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.
