Түбән Камада эшсез гражданнарның бизнес-планнарына бәя бирделәр

2020 елның 10 июле, җомга

9 нчы июль көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның үз эшләрен ачу өчен бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтүгә бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы булып узды.

Чара барышында бизнес-планнар һәм аларга өстәп, документлар һәм материаллар каралды. Дүрт дәгъвачыдан комиссия ике авторны сайлап алды, алар 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алачак. Эшчәнлекнең түбәндәге юнәлешләре буенча бизнес-проектлар хупланды: кулдан эшләнгән товарларны сату, табигый тиредән эшләнмәләр ясау һәм сату.

Булачак эшмәкәрләр салым инспекциясендә теркәлү һәм алга таба эшләү тәртибе турында консультация алдылар.

Түбән Кама шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмендә үз эшеңне ачу мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны 8 (8555) 43-68-57 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International