Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик тәрбия бирү һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында сугышның дүрт аяклы геройларына – этләргә багышланган клуб сәгате узды.
Тәрбияләнүчеләр документаль һәм нәфис фильмнардан видеороликлар карадылар һәм солдатларның хәрби уңышларындагы казанышларының күп өлеше шартлаткыч эзләгән, сугыш кирәк-яракларын алып килгән, яралыларны коткарган хезмәт этләре булуын белделәр.
«Җиңү Парадында этләрнең батальоны узды. Кырыс сугыш елларында күрсәткән батырлыклары өчен, этләргә батырлык символы булган һәйкәл куелган», - дип горурланып тәмамлады чараны тәрбияче Галия Зайцева.