«Астра» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узды

2020 елның 10 июле, җомга

10 июль көнне Алабуга муниципаль районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Барлык һөнәрләр дә бик мөһим» дип исемләнгән дәрес узды. Чара сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балаларга һөнәри юнәлеш бирү программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

Чараның максаты балаларның һөнәрләр турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү һәм хезмәт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Әңгәмә барышында балалар үз әти-әниләренең һөнәрләре һәм киләчәктә кем булырга теләүләре турында сөйләделәр. Тематик табышмаклар, мәкальләр, рәсемнәр һәм кроссворд ярдәмендә балалар һөнәрләр турында белемнәрен арттырдылар һәм ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International