10 нчы июльдә Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре милли бәйрәм –Сабантуй үткәрделәр. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Чараның максаты буларак татар халык бәйрәме Сабантуй турында күзаллауны киңәйтү, милли бәйрәмнәргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү, төрле милләтләргә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү билгеләнде.
Социаль хезмәт алучылар кашык һәм йомырка белән йөгерү, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, балык тоту кебек ярышларда актив катнаштылар. Сабантуйда катнашучыларның барысы да чарадан һәм саф һавада аралашудан бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Күңелле Сабантуй бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм һәркемгә дә күтәренке кәеф бүләк итте. Җиңүчеләр һәм актив катнашучылар кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.