Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эше дәвам итә. Кайнар линия телефонына өлкән гражданнардан азык-төлек һәм дарулар китерү мәсьәләләре буенча шалтыратулар килә.
Волонтерлар, социаль хезмәткәрләр өлкән кешеләргә беренче чиратта кирәкле продуктлар һәм дарулар китерәләр, шулай ук яңа коронавирус йогышын кисәтү буенча профилактик чаралар һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында инструктажлар үткәрәләр.
2020 елның 13 июленә Югары Ослан муниципаль районында яшәүче гражданнардан 74 мөрәҗәгать кабул ителде, 22 граждан консультация алды, 52 гражданга азык-төлек продуктлары, кирәк-яраклар һәм дару препаратлары китерелде.
«Кайнар линия» гә гаризалар көн саен 8.00 дән 18.00 гә кадәр (8-84379) 2-23-55 телефоны буенча кабул ителә.