ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2020 ел
җомга

«Интернетта куркынычсыз эш турында мин нәрсә беләм?» дигән чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече А.Х. Кашапова оештырды.

Ел саен Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды тарафыннан авыр тормыш хәлендә булган балалар һәм гаиләләргә ярдәм итүнең нәтиҗәле практикаларын үстерүгә юнәлдерелгән инновацион социаль проектларны сайлап алу конкурсы үткәрелә. 2019 елда Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Яңа туган балалардан баш тарту профилактикасы» тематик юнәлеше буенча әлеге конкурсның җиңүчесе булды.

Җәй көне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр вакытны саф һавада үткәрергә яраталар. Урамда булу шатлыгы йөри алмый торган социаль хезмәт алучылар өчен дә мөмкин. Алар өчен учреждениедә караватта «йөрүләр» оештырылган.

Бу атнада Буа районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Ишегалды уеннары» технологиясен кулланып чара үткәрделәр. Ул «Яшүсмер» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» исеме астында икенче этап кысаларында үткәрелде.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Әтнә районы «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Зөлфирә Сәлахиева һәм социаль эш буенча белгеч Абдуллиннар гаиләсен котладылар.

9 нчы июль көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Җәйге чорда балалар куркынычсызлыгы» дигән презентация чарасы узды. Профилактик чарада барлыгы 15 кеше катнашты.

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Әлфинә Абдеева малайлар төркеме тәрбияләнүчеләре белән сәламәт яшәү рәвеше турында, зарарлы гадәтләр, шул исәптән наркотикларның организмга начар йогынтысы турында тематик әңгәмә үткәрде.

9 июль көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре арасында «Коррупциягә «Юк!» дип әйтик» исемле аңлату чарасы үткәрелде. Коррупция турында дәресне юрисконсульт Любовь Наумова үткәрде.

Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы «Җәйге чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре» һәм «Эссе вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темаларга инструктаж үткәрде.


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International