Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында тәрбияче Гүзәлия Вәлиева «Безнең тату гаилә» исемле чара үткәрде.
Тәрбияче башта балаларга гаиләнең кеше тормышындагы мөһим роле турында сөйләде. Аннары үзәккә йөрүчеләр һәм аларның әниләре бергә гаилә бердәмлеге турында җырлар тыңладылар, мәкальләр әйтештеләр. Балалар үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләр турында сөйләделәр. Соңыннан тәрбияләнүчеләр әниләр белән бергә ромашка ясадылар һәм һәр таҗ артында гайлә өчен кадерле төшенчәләр яздылар.
Мондый чаралар гаилә кыйммәтләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли, балаларны һәм ата-аналарны уртак эшчәнлек аша якынайтуга ярдәм итә.