Владимир Потанинның хәйрия фонды Татарстан Республикасының дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмаларын «Эффектив филантропия» хәйрия программасының «Коммерцияле булмаган оешмалар. Эджайл технологияләре» номинациясендә «Уртак эш» бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгенең максаты – дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген яңа форматка яраштырырга ярдәм итү, үз аудиторияләрен саклап калырга һәм киңәйтергә, чикләнгән шартларда хезмәт алучылар белән элемтәне саклап калырга булышу.
Грантның максималь күләме – 1 миллион сум.
Проектларның дәвамлылыгы –12 айдан артмый.
Гаризаларны кабул итү – 2020нче елның 20 сентябренә кадәр.
Бәйгедә катнашу буенча сорауларны Бәйгенең операторы белән консультациядә – Социаль инвестицияләр фонды (od@soc-invest.ru , +7 (800) 600-59-47, алдынгы координатор – Анистратенко Оксана Борисовна) яки Фондның хезмәткәрләрендә (wecare@fondpotanin.ru) белешергә мөмкин.
Бәйге турында мәгълүмат һәм бәйгенең тулы документациясе Фондның сайтында урын алган: fondpotanin.ru/competitions/common-cause.