Кичә «Өмет яры» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре үз карамагындагыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котладылар. Үзәк каршындагы бизәлгән мәйданда Менделеевскиның җиде гаиләсе очрашты.
Тормышта төп кыйммәт булган гаилә образын формалаштыру, гаилә нигезләрен ныгыту максатыннан социаль эш буенча белгеч Н.А. Мәснәвиева бәйрәм дәресе үткәрде. Балалар һәм ата-аналар Петр һәм Феврониянең мәхәббәт тарихын искә төшерделәр, конкурсларда катнаштылар, төрле күнегүләр башкардылар, биеделәр. Соңыннан барлык катнашучылар да татлы призлар һәм сувенирлар белән бүләкләнделәр.