Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү һәм тормышка ашыру кысаларында көн саен дәвалау-сәламәтләндерү процедуралары уздырыла.
«Дару үләннәре дөньясы – табигатьнең иң зур могҗизасы. Безнең ата-бабаларыбыз шифалы үләннәр турында яхшы белгәннәр һәм алар белән күп кенә авыруларны дәвалаганнар», – дип сөйләде өлкән төркем кызларынаТүбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Елена Паранина.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең күзәтчесе белән бергә социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара өйләргә чыгып йөрү эшен башкардылар.
13 июль көнне «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге педагоглары һәм психологлары Зәй районының Әхмәт авылында булдылар, анда күп балалы гаиләдә төркемле интерактив чара үткәрделәр.
13 июль көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Үткәннән хәзергегә» дигән чара узды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре чираттагы чара оештырдылар. Бу юлы балаларны сабын куыгы бәйрәме белән сөендерделәр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен педагог-психолог дәресләрендә рәсем ясау эшчәнлегенең традицион булмаган техникасы – пластилинография кулланыла.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Үз-үзең өчен вакыт» дигән үз-үзеңне бәяләүне арттыру өчен мини-тренинг үткәрелде. Чараны психолог Чулпан Галләмова оештырды.
Узган атнада «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең мобиль бригадасының Сөендек авыл җирлегенә планнан тыш чыгуы булды. Бригада эшчәнлеге башкарма комитет җитәкчесе һәм Вожжино фельдшер-акушерлык пункты мөдире белән берлектә тормышка ашырылды.