Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Нурия Вәли кызы Җәләева үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтә. Социаль хезмәт алучыны юбилее белән котларга комплекслы үзәк хезмәткәрләре килде.
Бүген Бөгелмә районында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Светлана Кирдина һәм Елена Крутякова балигъ булмаганнар белән «Спортлы җәй» дигән чара уздырдылар.
Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә барып карыйлар. Бүгенге көндә муниципаль районда шундый 395 өлкән кеше яши. Белгечләр 196 кешенең өйләрендә булдылар инде.
«Җаваплы ата-ана» программасын тормышка ашыру кысаларында 16нчы июль көнне Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне төзәтүгә һәм гаиләнең бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән индивидуаль чара узды.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Пиратлар хәзинәсе» дигән чара узды.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чираттагы спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Фитбол белән дәресне дәвалау физик культурасы буенча инструктор Ләйсән Җиһангирова үткәрде.
«Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» дип аталган икенче этабын үткәрү кысаларында Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш алып баралар.
Ата-ана мәктәбе кысаларында Теләче районы «Чишмә» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Конфликт. Аны җиңү ысуллары һәм юллары» дигән темага дәрес уздырды.
«Россиядә эш» порталында теркәлгән эш бирүчеләр санын арттыру максатыннан 10нчы июль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече очрашу оештырды.
Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның өйләренә барып, хәлләрен белешәләр. Чараларның максаты – ветераннарның яшәү шартларын тикшерү.