Биектау районында ветераннарның яшәү шартларын тикшерәләр

2020 елның 17 июле, җомга

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның өйләренә барып, хәлләрен белешәләр. Чараларның максаты – ветераннарның яшәү шартларын тикшерү.

Чара барышында өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге һәм исемлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары, өлкән яшьтәге гражданнарга социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итәләр. Шулай ук янгын профилактикасы эше алып барыла, автоном янгын хәбәрчеләре тикшерелә, көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелә. Чара кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә янгын куркынычсызлыгы һәм мошенниклардан саклану ысуллары турында белешмәлекләр тапшырыла.

Чаралар график нигезендә үткәрелә. Комплекслы үзәк белгечләре гражданнарга барып, торак-көнкүреш һәм социаль яшәү шартларын тикшерү актын, шулай ук өлкән яшьтәге гражданның (инвалидның) чит ярдәмгә мохтаҗ булуын бәяләү битен тутыралар. Социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык билгеләнгән очракта, белгечләр өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле документлар җыюда ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International