Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә барып карыйлар. Бүгенге көндә муниципаль районда шундый 395 өлкән кеше яши. Белгечләр 196 кешенең өйләрендә булдылар инде.
Тикшерү барышында теләчелеләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә социаль хезмәтләр алу мөмкинлеге, өйдә социаль хезмәт күрсәтү шартлары, күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге турында хәбәр алалар. Өлкән яшьтәге гражданнарны караучы затларга Тәрбия мәктәбендәге дәресләр тәкъдим ителә.
Шулай ук мондый чаралар кысаларында комплекслы үзәк белгечләре янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү һәм мошенниклык профилактикасы буенча аңлату эшләре алып баралар. Гражданнарга тематик белешмәлекләр һәм буклетлар тараталар, шул исәптән яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча да.