«Өмет чаткысы»нда тәрбияләнүчеләр пиратларга әверелделәр

2020 елның 17 июле, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Пиратлар хәзинәсе» дигән чара узды.

Әлеге чараны үзәк белгечләре саф һавада үткәрделәр. Тәрбияләнүчеләр төрле конкурсларда катнаштылар һәм хәзинә урнашу урыны ясалган карта кисәкләре таптылар. Бәйрәм һәркемгә дә бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Ул дәртле музыкага бию флешмобы белән тәмамланды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның хәрәкәт активлыгын, игътибарлылыгын, логикасын, коммуникатив күнекмәләрен үстерә, дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International