«Ышаныч» белгечләре үз карамагындагы әбине юбилее белән котладылар

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы Нурия Вәли кызы Җәләева үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтә. Социаль хезмәт алучыны юбилее белән котларга комплекслы үзәк хезмәткәрләре килде.

Нурия Вәли кызы ТАССРның Чирмешән районы Кармыш авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа. 7 сыйныфтан соң ул сарыкчылык фермасына эшкә урнаша. Яшьтән үк Нурия апа бернинди авыр эштән дә курыкмый.

1967 елда кыз туган авылыннан Әлмәткә китә, анда штукатур-маляр белгечлеге буенча белем ала. 1970 елда Нурия Вәли кызы кияүгә чыга һәм ире белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә, анда РТЭТИ маляр булып эшли. Улы туганнан соң, 1971 елда ул 8нче шәһәр сырхауханәсендә санитарка булып эшли, анда лаеклы ялга чыкканчы эшли.

Тормыш авырлыкларына карамастан, Нурия апа үзен бәхетле кеше дип атый. Ул ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы бар.

Бу истәлекле көндә юбилярга нык сәламәтлек, тынычлык һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International