«Өмет» үзәгендә «Җаваплы ата-ана» программасын тормышка ашыру дәвам итә

2020 елның 17 июле, җомга

«Җаваплы ата-ана» программасын тормышка ашыру кысаларында 16нчы июль көнне Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне төзәтүгә һәм гаиләнең бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән индивидуаль чара узды.

Дәрестә әниләрнең психологик портреты анализланды, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә коррекция ясалды. Шулай ук балаларның үсеше өчен мөһим булган әниләрнең сыйфаты турында фикер алыштылар – бу җылылык, йомшаклык, мөнәсәбәтләрдә наз, эмоциональ ярдәм кебек сыйфатлар.

Дискуссия барышында чарада катнашучылар ана мәхәббәте куркынычсызлык хисен тәэмин итә, балада кешеләргә, үз-үзеңә ышанырга сәләт формалаштыра дигән нәтиҗәгә килделәр.

Коррекция эшендә «Тормыш линиясе», «Тормышның 10 мөһим вакыйгасына анализ», «Тормышта проблемалар һәм максатлар», «Җанлы һәм җансыз табигатьтә ассоциатив образлар», «Психогеометрик тест», «Социаль атом» психологик программалар комплексы кулланылды.

Ата-аналарның балаларга карата тискәре күренешләрен кисәтү максатыннан социаль эш буенча белгеч тарафыннан «Балигъ булмаганнарны карау, тәрбияләү, укыту, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, ата-аналар бурычларын тиешенчә үтәмәүнең тискәре нәтиҗәләре» дигән темага консультация үткәрелде.

Шулай ук катнашучыларга «Россииядә эш» порталында теркәлүдә һәм эш эзләү өчен резюмены тутыруда ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International