Бөгелмә укучыларының спорт чараларына бай җәе

2020 елның 17 июле, җомга

Бүген Бөгелмә районында «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре Светлана Кирдина һәм Елена Крутякова балигъ булмаганнар белән «Спортлы җәй» дигән чара уздырдылар.

Стартка ике команда чыкты – «Комета» һәм «Төньяк җил». Бәйрәм программасы чараларга шактый бай булды. Командаларга кызыклы конкурслар һәм биремнәр тәкъдим ителде. Ярышлар чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәме булды.

Чара ахырында белгечләр ата-аналар һәм балалар белән мәгълүмати-аңлату эше алып бардылар, аның максаты – куркынычсызлык кагыйдәләрен формалаштыру һәм ныгыту. Йортта, урамда, суда, тимер юл кичүләрендә, урманда, шулай ук Интернетта куркынычсызлык темаларына кагылып үтелде.

Чарада катнашучыларның барысы да «Куркынычсыз җәй», «Интернет челтәрендә куркынычсызлык», «Җәйге каникуллар вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» буклетлары һәм татлы призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International