«Россиядә эш» порталында теркәлгән эш бирүчеләр санын арттыру максатыннан 10нчы июль көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече очрашу оештырды.
Чара барышында эш бирүчеләргә «Россиядә эш» порталында Россиянең Хезмәт министрлыгының 2020 елның 24 мартының 152нче номерлы боерыгы нигезендә шәхси кабинет булдыру, шулай ук хезмәткәрләрне эштән азат итү, эшчеләрне ерактан эшләү режимына күчерү, хезмәт хакы буенча бурычлар турында мәгълүматлар кертү кирәклеге турында хәбәр ителде.
Мәшгульлек үзәге белгече очрашуда катнашучыларга бөтенроссия порталының мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләде. Барлык катнашучылар да мәгълүмати белешмәлекләр алдылар.