Социаль эш буенча белгечләр ата-аналарны конфликтларны хәл итәргә өйрәтәләр

2020 елның 17 июле, җомга

Ата-ана мәктәбе кысаларында Теләче районы «Чишмә» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече «Конфликт. Аны җиңү ысуллары һәм юллары» дигән темага дәрес уздырды.

Әлеге чарада социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге ата-аналар катнашты. Аларны үз фикерләрен дөрес әйтергә, проблема турында фикер алышырга, конфликтлы хәлләрне кисәтергә һәм катлаулы хәлләрне чишү юлларын табарга өйрәттеләр.

Дәрес ахырында катнашучыларга фикер алышу өчен балалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен гармонияләштерү мәсьәләләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International