Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Җәй татарстанлыларга бик эссе һава бүләк итә, шуңа күрә 15нче июльдә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологы Н.В. Тюнева ачык һавада психологик дәрес үткәрде.
Яшел Үзән муниципаль районының «Овощевод» ҖЧҖ 48 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 366,640 мең сумлык бурычын түләде. Нурлат районы «Лидер» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 83,0 мең сум түләде.
Менделеевск районында «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагылар «Өчтән чиксезлеккә кадәр» дигән фотоконкурста катнашканнар. Ул «Күп балалы Россия» проекты кысаларында үткәрелә.
Югары Ослан районында урнашкан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән дару үләннәрен актив җыялар.
«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының 5нче номерлы патронлау участогында «Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү турында» дигән чара узды.
2020 елда Биектау муниципаль районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» дигән социаль проекты тормышка ашырыла.
Кичә, 15 июль көнне, Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең тәүлек буена эшли торган бүлегендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган чара узды.
Зәй муниципаль районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Үсешендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте» проектын тормышка ашыру башланды.
Кайбыч районында «ЯШҮСМЕР-2020» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында профилактика субъектлары вәкилләре катнашында ведомствоара рейдлар дәвам итә.