«Яшүсмер-2020» операциясе кысаларында профилактик чаралар

2020 елның 17 июле, җомга

«Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең «Каникуллар» дип аталган икенче этабын үткәрү кысаларында Питрәч районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш алып баралар. Ата-аналар һәм балалар белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм гаиләләрнең ялын оештыруга юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрелә.

Балигъ булмаганнар белән ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган «Татар бизәкләре» арт-терапия чаралары, «Синең иминлек» программасы буенча әңгәмәләр үткәрелә. Ата-аналар белән белгечләр көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International