Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчене туган көне белән район хакимияте вәкилләре дә котладылар.
Тукай муниципаль районы «ТКТ төзелеш компаниясе» ҖЧҖ 3 хезмәткәр алдындагы гомуми 580,0 мең сумлык бурычын түләде.
Конкурс балалар шуклыгы аркасында янгыннарны кисәтүгә, балаларга ут һәм янгын куркынычсызлыгы предметлары белән сак эш итү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Мондый хезмәткәрләр аена дүрт түләнә торган ял көне ала ала.
Яр Чаллыда «Мәрхәмәтле йөрәкләр» волонтерлар командасы хәйрия проекты оештырды. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең тормышын уңай якка үзгәртү, аларны тормыш сөяргә өйрәтү, шулай ук динамик үзгәрә торган җәмгыятьнең актив катнашучылары булу мөмкинлеген бирү яшьләрнең төп мотивациясе булды.
Гарденотерапия – психосоциаль һәм хезмәт реабилитациясенең аерым юнәлеше, ул өлкән кешеләрне үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итүне күздә тота. Тәҗрибә күрсәткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләр үсемлекләр үстерүдән һәм аларны караудан ләззәт ала.
16 июль көнне Ютазы районы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дистанцион рәвештә вакантлы эш урыннары ярминкәсен үткәрде. Ярминкә ZOOM платформасында узды. Киләсе эш урыннары ярминкәсен 29 июльгә планлаштырдылар. Башлана 9.00 сәгатьтә.
Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хатын-кызларны бала табуга психологик әзерләү программасын тормышка ашыру кысаларында йөкле хатын-кызлар белән төркемле дәрес уздырдылар. «Пренаталь тәрбия» дигән чара Бөреле табиблык амбулаториясе базасында узды.
Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Аш булмәсе – уеннар өчен урын түгел» дигән профилактик дәрес узды. Кече төркем балалары өчен чараны учреждение тәрбиячесе үткәрде.
Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль эш буенча белгечләр «Күңелле кыстыргычлар» дигән уен уздырдылар. Кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы чара саф һавада узды.