5нче август көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, «Пертра» тернәкләндерү җиһазларын кулланып, социаль хезмәт алучылар белән дәрес уздырылды.
Узган чәршәмбе, 29 июль көнне, Зәй шәһәренең Фәрдиев Р.Ш. исемендәге паркта «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм яшьләр эшләре буенча шәһәр идарәсе белгечләре тарафыннан үзенчәлекле балалар өчен хәйрия фотосессиясе оештырылды.
«Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге яшүсмерләр белән эшләүнең бер формасы – «Здоровяк» клубы эше. Клубны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасында «Лукойл» ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү аркасында мөмкин булды.
4 август көнне Теләче районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара рейд оештырылды. Чараның максаты – районда яшәүче гражданнарга социаль хезмәтләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп күрсәтү.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә.
2020 елның 5 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 76 398 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 225 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,76 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән 293 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 13 кешегә кимрәк.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р.С. Габдрахманова төбәк тренеры булып тора һәм «Озак вакыт карау системасы» юнәлеше буенча укыту семинарлары уздыра.
Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакыт карау системасын һәм «Карау мәктәбе» стационар алыштыручы технологияне гамәлгә кертү кысаларында тернәкләндерүнең техник чараларын: таяклар, ходунки, инвалид коляскаларын прокатка алу буенча хезмәт күрсәтә.
Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балаларны тәрбияли торган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Чара ZOOM платформасында узды.