5 нче август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова 10нчы социаль участокта Халыкара светофор көненә багышланган төркемле дәрес үткәрде.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тегү осталыгы дәресләрендә балалар бик теләп битлекләр тегәләр. Дәресләр хезмәт буенча инструктор С.Г. Сергиенко җитәкчелегендә уза.
Һәр кешенең организмы физик йөкләнешләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булуына мохтаҗ. Йөрү – хәрәкәт активлыгының иң кулай һәм файдалы төре.
5 август көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим» дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсы узды. Халыкара светофор көненә багышланган чараны тәрбиячеләр М.И. Хохлова һәм З.М.Нуриева үткәрделәр.
Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 5 август көнне футбол буенча иптәшләрчә матч узды.
4 нче август көнне «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова Кол Гали исемендәге Түбән Кама милли китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Россиядә Хәтер һәм дан елына багышланган чара уздырдылар.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова «Коронавирус пандемиясе чорында җинаятьчеләрдән ничек сакланырга» дигән темага дәрес үткәрде.
Һөнәрләр турында дәресләр балаларда зур кызыксыну уята, күзаллауларын киңәйтә һәм киләчәктә аларның үзбилгеләнешенә ярдәм итә.
Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ольга Колганова «Кәеф иленә сәяхәт» дигән чара үткәрде. Анда «Җиңеп чыгу» клубының балигъ булмаган катнашучылары катнашты.
«Демография» милли проектының «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» төбәк өлешен тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Лениногорск районында яшәүчеләр белән мәгълүмати очрашу үткәрде.