Типизация барышында белгеч-типизатор өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга кирәкле ярдәм күләмен билгели. Гражданга күрсәтелә торган хезмәтләрнең күләме һәм җыелмасы моңа бәйле.
Бүген шәфкать туташы Наталья Коробкова Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен иммунитет турында лекция укыды.
Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә пластилинография буенча дәресләр үткәрелә. Чаралар социаль эш буенча белгечләр җитәкчелегендә уза.
Минзәлә районында урнашкан «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге төрле яшьтәге инвалид балалар өчен актив иҗади тернәкләндерү буенча эш алып бара.
«Күп балалы гаилә» проекты кысаларында үткәрелә торган «Өчтән чиксезлеккә кадәр» Бөтенроссия фотоконкурсы күп балалылыкны популярлаштыруга һәм балалы гаиләләрнең уңай образын булдыруга юнәлтелгән.
Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Мәскәү районындагы гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә профориентация буенча «Мастер Профи» клубының дәресләр циклы тәмамланды. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге балигъ булмаган балалар катнашты.
«Актив ата-ана мәктәбе» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Казанның Киров районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Уңыш ачкычы» дигән гамәли дәрес уздырдылар.
«Авырлы кешеләргә психологик ярдәм күрсәтү: ана булудан баш тарту турында карарларны профилактикалау, аңлы ата-ана позициясен формалаштыру» программасын тормышка ашыру кысаларында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Пренаталь тәрбия» дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Лилия Зарифуллина 7 нче социаль участокта түгәрәк өстәл үткәрде.
Укыту чарасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тәрбияләүче хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.