Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балаларны тәрбияли торган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул иттеләр. Чара ZOOM платформасында узды.
Кабул итүне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Камалетдинова, суд приставларының район бүлеге начальнигы С.И. Баскаков, социаль яклау бүлеге башлыгы И.П. Алеева, опека һәм попечительлек органының баш белгече С.Н. Сураева, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры А.Р. Габдрахманова, «Өмет утравы» үзәге директоры Н.В. Сигаева һәм гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Э.Р. Сафиуллина алып бардылар.
Хокукый ярдәм сорап биш балигъ булмаган бала тәрбияләүче ике гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр мөрәҗәгатьләргә туры китереп киңәшләр бирделәр, балигъ булмаган балаларга алиментлар түләтү турында гариза бирү тәртибен аңлаттылар.