Менделеевск яшүсмерләре «Здоровяк» клубына бик теләп йөриләр

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

«Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге яшүсмерләр белән эшләүнең бер формасы – «Здоровяк» клубы эше. Клубны гамәлгә ашыру Татарстан Республикасында «Лукойл» ГАҖнең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү аркасында мөмкин булды.

Клуб кысаларында балалар профилактика субъектлары белгечләреннән лекцияләр һәм төркемле дәресләр ярдәмендә файдалы мәгълүмат та алалар, шулай ук үзләренең ялларын да оештыралар – өстәл теннисы уенына өйрәнәләр.

Проектны тормышка ашыру тәмамланганнан соң да балалар «Здоровяк» клубы кысаларында дәресләрен дәвам итә. Алар комплекслы үзәкнең спорт мәйданчыгына киләләр, өстәл теннисына үз дусларын җәлеп итәләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спорт мәйданчыгы барлык теләүчеләр өчен дә ачык. Өстәл теннисы уенына өйрәнергә теләүче һәркем гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләренә мөрәҗәгать итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International