Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакыт карау системасын һәм «Карау мәктәбе» стационар алыштыручы технологияне гамәлгә кертү кысаларында тернәкләндерүнең техник чараларын: таяклар, ходунки, инвалид коляскаларын прокатка алу буенча хезмәт күрсәтә.
Прокатның төп максаты – халыкның аерым категорияләрен тернәкләндерүнең өстәмә техник чаралары белән вакытлыча тәэмин итү. Техник чаралар учреждение һәм граждан (законлы вәкил яки ышаныч кәгазе буенча вәкил) арасында төзелгән вакытлыча файдалануга ТСР бирү турындагы шартнамә нигезендә бирелә.