2020 елның 5 августына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 76 398 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 225 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,76 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 43 975 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 624 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,74 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 220 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 16 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.