4 август көнне Теләче районында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара рейд оештырылды. Чараның максаты – районда яшәүче гражданнарга социаль хезмәтләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп күрсәтү.
Комиссия составына гаилә иминлеген кисәтү буенча инспектор И.Р. Моталлапов, «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Ф.Т. Гайнетдинова, опека һәм попечительлек органы белгече Р.Г. Салихова керде.
Ата-аналар һәм балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр, суда һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр. Шулай ук гражданнарга «Куркынычсыз җәй» темасына тематик буклетлар таратылды.