Зәйдә үзенчәлекле балалар өчен хәйрия фотосессиясе оештырылды

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Узган чәршәмбе, 29 июль көнне, Зәй шәһәренең Фәрдиев Р.Ш. исемендәге паркта «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм яшьләр эшләре буенча шәһәр идарәсе белгечләре тарафыннан үзенчәлекле балалар өчен хәйрия фотосессиясе оештырылды.

Чара республикабызның «туган көне»н бәйрәм итү алдыннан һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында уздырылды.

Фотосессия бик җылы килеп чыкты. Фотосессиянең тематикасы – туган телдә китаплар һәм әкиятләр укып, сабын куыклары өреп, табигатьтә ял итү иде. Фотолар матур һәм хисле килеп чыкты, ә фотосессиядә катнашучыларның кәефләре күтәрелде.

Үткәрелгән чараның максаты – ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, шулай ук эмоциональ киеренкелектән арыну.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International