«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә. Аның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның социаль активлыгын, физик һәм психик сәламәтлеген саклау.
Актив озын гомер мәктәбе эшенең бер юнәлеше – сәламәтләндерү программасы. Әлеге программа буенча учреждение белгечләре көн саен социаль хезмәт алучылар белән дәвалау физкультурасы буенча дәресләр, тренажер залында чаралар үткәрәләр. Шулай ук интернат-йортта су-джок-терапия актив кулланыла.