Татарстанның берничә моношәһәрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Менделеевск шәһәрендә рәсми рәвештә теркәлгән 293 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 13 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Чистайда эшсезләр саны кимеде, анда 2020 елның 5 августына халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1 249 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Яр Чаллы (+112), Алабуга (+45), Яшел Үзән (+30), Түбән Кама (+250) һәм Кама Аланында (+26) эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International