Спас интернат-йортында яшәүчеләр буш вакытын ничек уздыра

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

5нче август көнне Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, «Пертра» тернәкләндерү җиһазларын кулланып, социаль хезмәт алучылар белән дәрес уздырылды.

Һәр катнашучы индивидуаль программа буенча шөгыльләнде. Инсульт кичергән кешеләр гайкалар бордылар, шашкалар уйнадылар, бу кулларның вак моторикасы үсешенә ярдәм итте. Начар күрүче социаль хезмәт алучылар төрле күләмле детальләрдән пирамида җыйдылар, фигураларны төс, форма һәм зурлыгы буенча аердылар.

Интернат-йортта мобиль социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга да күңелсезләнергә туры килми. Җәйге чорда алар учреждение территориясендә рәхәтләнеп эшлиләр. Хезмәткәрләр белән бергә алар бакчадагы түтәлләрне карыйлар. Хезмәт терапиясе авыру кешеләргә нормаль тормышка әйләнеп кайтырга, физик хезмәт күнекмәләрен торгызырга, борчылу һәм киеренкелек хисен бетерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International