«Ышаныч» үзәге белгече башка районнардагы коллегалары өчен семинарлар уздыра

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Р.С. Габдрахманова төбәк тренеры булып тора һәм «Озак вакыт карау системасы» юнәлеше буенча укыту семинарлары уздыра. Тыңлаучылар арасында Татарстанның 8 муниципаль районыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм интернат-йортлары белгечләре бар.

4 август көнне Түбән Кама районында «Шәфкать» үзәге белгечләре өчен дәрес узды. Укучылар лекцияләр тыңладылар һәм түбәндәге темаларга презентацияләр карадылар: «Озак вакыт карау системасы», «Кинестетика», «Өлкәннәр дөньясы». Дәрес барышында өлкән кешене караватта күчерү, карават башына күчерү, аркада яткан хәлдән янга борылу буенча төп моментлар күрсәтелде һәм эшкәртелде. Шулай ук катнашучыларга авыруның караватта күчүен җиңеләйтү өчен кулланыла торган өстәмә махсус чаралар күрсәтелде.

Киләчәктә алган күнекмәләрне үз карамагындагыларны тәрбияләүдә дөрес куллану өчен, тыңлаучылар манипуляцияләрне бер-берсендә ясап карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International