5 нче август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова 10нчы социаль участокта Халыкара светофор көненә багышланган төркемле дәрес үткәрде.
Социаль эш буенча белгеч чарада катнашучыларга бу дата турында сөйләде. «Юл хәрәкәтен автомат рәвештә көйли торган светофорлар автоинспекторларны автотранспорт хәрәкәте белән идарә итү өчен катлаулы юл чатларында һәм тимер юлларда даими дежур торудан коткарды», – дип сөйләде балаларга Марта Камалова. Шулай ук ул балаларга светофорның барлыкка килү тарихы һәм юл хәрәкәтендә катнашучылар турында сөйләде.
Төрле уеннар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен билгеләргә, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгытырга ярдәм итте.