Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль хезмәт алучылары Татарстан шәһәрләре буйлап виртуаль экскурсия ясадылар.
Бөгелмә шәһәренең мәшгульлек үзәге 6 август көнне барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе оештырды. Чарада бер эш бирүченең кадрлар хезмәте катнашты.
Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру кысаларында, «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Бакчачылык» хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәрес үткәрде.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең өлкән төркем тәрбияләнүчеләре өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иҗади дәрес уздырдылар.
Скандинавия йөреше инде күптән Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең яраткан шөгыленә әверелде. Өлкән шәфкать туташы җитәкчелегендә өлкән яшьтәге кешеләр таяклар белән йөриләр, шул рәвешле алар хәрәкәтчән активлыкны саклап калалар.
6 августта Алабуга районына эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.
Шушы көннәрдә Түбән Кама районы «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова профилактик онлайн-чара үткәрде. «Әни+сабый» клубының чираттагы дәресе үсемлекләр дөньясы белән танышуга багышланган иде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
«Бэркут» МУП 31 хезмәткәр алдындагы гомуми 1 009,216 мең сумлык бурычын түләде.
Халыкара светофор көне ел саен 5 августта билгеләп үтелә. Шушы көн уңаеннан «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар балалар өчен тематик квест оештырдылар. Уен программасы үз эченә җитезлек, тизлек, зирәклек һәм игътибарлыкка төрле биремнәр алды.