Әгерҗе муниципаль районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 5 август көнне футбол буенча иптәшләрчә матч узды.
Казан шәһәренең «Игелекле эш» хәйрия фонды тәрбияләнүчеләргә кызыл һәм зәңгәр төстәге формалар, футбол өчен кроссовкалар, кара һәм ак гольфлар бүләк итте.
Матчны ачу тантанасында командалар Татарстан Республикасы гимнын тыңлап төзелеш үткәрделәр, бер-берсен сәламләделәр. Матчта барлыгы приютта тәрбияләнүче 24 бала катнашты, командалар составына кызлар да керде. Уен зәңгәрләр файдасына 3:0 исәбе белән тәмамланды.
