Һәр кешенең организмы физик йөкләнешләрнең җитәрлек дәрәҗәдә булуына мохтаҗ. Йөрү – хәрәкәт активлыгының иң кулай һәм файдалы төре.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын кертү һәм тормышка ашыру кысаларында тыл хезмәтчәне Василий Федорович Гринев һәр иртәсен сәламәтләндерү йөрешеннән башлый. Активлыкның мондый төре йөрәкне, сулыш системасын ныгыта, буыннарның хәрәкәтчәнлеген яхшырта, психологик халәткә һәм нерв системасына уңай йогынты ясый.