Россиядә августның беренче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Тимерьюлчылар көне һәм «Һөнәрләр калейдоскобы» программасын тормышка ашыру кысаларында 4 август көнне Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә рельс юллары белән бәйле һөнәрләр турында танып-белү викторинасы узды.
Чараның максатлары: балаларның тимер юл транспорты турында белемнәрен ныгыту, тимер юлчы һөнәре турында күзаллауны киңәйтү, тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлау, тимер юл транспорты хезмәткәрләренең хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес барышында балалар тимер юл үсеше тарихыннан бик күп терминнар, һөнәрләр һәм фактлар белделәр, шулай ук поездда һәм перронда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, викторинада актив катнаштылар.
Һөнәрләр турында дәресләр балаларда зур кызыксыну уята, күзаллауларын киңәйтә һәм киләчәктә аларның үзбилгеләнешенә ярдәм итә.