«Изгелек» үзәгендә тернәкләнүчеләргә җинаятьчеләр корбаны булмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләделәр

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова «Коронавирус пандемиясе чорында җинаятьчеләрдән ничек сакланырга» дигән темага дәрес үткәрде. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның интернет-җинаятьчелекнең төрләреннән хәбәрдар булуларын, компьютер грамоталылыгын арттыру.

Дәрес барышында реабилитантлар «Үзеңне интернет-җинаятьчеләрдән ничек сакларга?», «Коронавирус чорында җинаятьчелек», «Җинаятьчелек һәм пандемия» видеороликларын карадылар. Видеороликлар мисалында социаль хезмәт алучылар график редактор ярдәмендә иҗади рәсемнәр ясадылар.

Соңыннан катнашучыларга тематик белешмәлекләр таратылды. Әлеге чарада барлыгы дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International