Бөгелмә балалары психолог белән бергә кәефләрен күтәрә

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ольга Колганова «Кәеф иленә сәяхәт» дигән чара үткәрде. Анда «Җиңеп чыгу» клубының балигъ булмаган катнашучылары катнашты.

Чара саф һавада узды. Балалар кызыклы уеннар уйнадылар һәм төрле биремнәр үтәделәр, шулай ук алар төс терапиясе элементлары белән таныштылар, яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр һәм күзаллауларын үстерделәр.

Очрашу ахырында һәр катнашучы дәрес дәвамында аның кәефе ничек үзгәрүе белән уртаклашты. Саубуллашканда балалар бер-берсенә күбрәк елмаерга һәм җәйге көннәргә сөенергә теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International