Түбән Кама яшүсмерләрен сугыш турында әсәрләр белән таныштыралар

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

4 нче август көнне «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова Кол Гали исемендәге Түбән Кама милли китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Россиядә Хәтер һәм дан елына багышланган чара уздырдылар.

Очрашу башында педагог социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы турында сөйләштеләр. Китапханәчеләр кунакларга сугыш турында китаплардан күргәзмә әзерләделәр, әлеге әсәрләр буенча таныштыру экскурсиясе үткәрделәр. А. Приставкинның «Ночевала тучка золотая» китабына тулырак тукталдылар. Бу 1981 елда язылган автобиографик повесть. Повесть трилогиянең бер өлеше булып тора, аңа шулай ук «Солдат һәм малай» һәм «Кәккүк балалары» әсәрләре дә керә. Балалар сугыш елларында бертуган игезәкләрнең язмышы турындагы хикәяне кызыксынып тыңладылар. Бу тарих һәркемне тетрәндерде.

Очрашудан соң, китапханәдән чыккач, балалар бер-берсе белән әле бик озак уй-фикерләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International