«Демография» милли проектының «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» төбәк өлешен тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Лениногорск районында яшәүчеләр белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече балалы гаиләләргә каралган социаль ярдәм чаралары турында сөйләде. Мәгълүмати-аңлату чарасында 12 кеше катнашты. Аларга бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләүләр бирү тәртибе, беренче бала туу белән бәйле айлык түләү билгеләү турында мәгълүмат бирделәр.