5 август көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтим» дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау конкурсы узды. Халыкара светофор көненә багышланган чараны тәрбиячеләр М.И. Хохлова һәм З.М.Нуриева үткәрделәр.
Конкурста катнашу балаларга юлларда һәм ишегалларында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итте. Балалар бик теләп акбур белән рәсем ясадылар, үз рәсемнәре турында сөйләштеләр һәм бер-берсе белән юл йөрү кагыйдәләрен белүләре белән уртаклаштылар.
Конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.