«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр мөстәкыйль рәвештә битлек тегәләр

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тегү осталыгы дәресләрендә балалар бик теләп битлекләр тегәләр. Дәресләр хезмәт буенча инструктор С.Г. Сергиенко җитәкчелегендә уза.

Битлекләр матур килеп чыга, ә тегү процессы балаларга бик күп уңай эмоцияләр китерә. Шулай итеп яшь реабилитантлар үз осталыкларын камилләштерәләр. Моннан тыш, пандемия чорында битлек кирәкле шәхси саклану чарасы булып тора, һәм аларның мөстәкыйль җитештерелүе һәм вакытны, һәм акчаны да сакларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International