«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яр Чаллының «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Сәламәт йокы» дигән сәламәтләндерү танып-белү чарасы үткәрде.
Теләче районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Кашапова А.Х. балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Үз куркынычсызлыгыңның хуҗасы бул» исемле төркем дәресе үткәрде. Дәрес «Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру» технологиясе кысаларында узды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияләнүчеләрнең ялын оештыруга аерым игътибар бирелә. 20 август көнне хезмәт буенча инструктор «Оста куллар» түгәрәгендә социаль хезмәт алучылар өчен дәрес үткәрде. Интернат-йортта яшәүчеләр кәгазьдән оригами техникасында жираф ясадылар.
Шушы көннәрдә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт кәрсәтү комплекслы үзәге шәфкать туташы социаль хезмәткәрләр өчен «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча төркемле дәрес үткәрде.
«Развивайка» клуб эшчәнлеге кысаларында Зәй районы «Шатлык» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыруны дәвам итәләр.
«Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Наркотикларга ЮК, сәламәтлеккә ӘЙЕ» дигән чара уздырдылар.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» Хәйрия акциясе старт алды. 19 август көнне үзәк белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар өчен «Могҗизалы кыңгырау яңгырый!» чарасы узды.
«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 18 август көнне Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инсульт кичергән авыруларны карау кагыйдәләренә багышланган чара узган.
Алмалы Спас бәйрәме ел саен 19 августта билгеләп үтелә. Бу көнне электән алма җыйганнар һәм аны кышка әзерләгәннәр.