«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Яр Чаллының «Изгелек» инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Сәламәт йокы» дигән сәламәтләндерү танып-белү чарасы үткәрде.
Чараның максаты – социаль хезмәтләрдән куллаланучыларга көн режимы, сәламәт йокы, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, үз сәламәтлегеңә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру өчен шартлар тудыру турында мәгълүмат бирү.
Дәрес башында социаль хезмәтләр алучылар «Синең сәламәтлегең» дигән зур булмаган тест эшләделәр. Үзәк карамагындагылар «Дөрес оештырылган көн режимы» һәм «Сәламәт йокы – иң яхшы дару» дигән темага әңгәмә кордылар. Аннан соң төш турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерелде. Психолог реабилитантларга нерв-мускул релаксациясе өчен күнегүләр ясарга ярдәм итте. Чара ахырында белгечләр һәм социаль хезмәтләр алучылар сәламәт йокы кагыйдәләре төзеделәр.
Чара киеренкелекне киметүгә, психоэмоциональ халәтне яхшыртуга, сәламәт яшәү рәвешенә мотивация барлыкка килүгә ярдәм итте.
Әлеге чарада дүрт социаль хезмәтн куллаланучы катнашты.